Результаты поиска
- Моның ачык күрсәткече — иң элек туган телнең кулланылыш мәйданы тараюда, иҗтимагый хаҗәте кимүдә чагылды. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Шул рәвешчә, фикер буларак рухсызланган (күпчелек очракта «йомышчы» лыкка, ялган пафослы «иллюстративлыкка» тарыган) әдәбият оешты. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Каты итеп сүгенеп, шәхесләрне изүгә, сындыруга сәләтле булса да, фикри мөстәкыйльлек җәһәтеннән бөтенләй үз йөзен югалта язган вакытлы матбугат бер урында таптанып калды. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Ниһаять, милли рухы, тарихи һәм гуманистик традицияләре төптән киселгән, бары төгәл һәм табигый фәннәрдә генә үз йөзен югалтмаган мәктәп системасы саклана алды. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Менә шундый шартларда сәхнә сәнгате азмы-күпме дәрәҗәдә үзенең мөстәкыйльлеген югалтмаган иде. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Болай әйтү белән мин сәхнә әсәрләренең текстларын түгел, бәлки теләсә нинди әсәрнең башкарылу үзенчәлеген күз уңында тотам. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Ягъни артистның осталыгын — үз-үзен тотышын, сөйләү стилен, хис тудыра алуын, хәтта интонацияләргә дә мәгънә бирә алу сәләтен. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Болар режиссёр һәм артист осталыгы белән барлыкка килә торган хикмәтле мөмкинлекләр. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Ягъни, сәхнәгә чыгып өлгергән башкаручының осталыгы, омтылышы, атылган ук шикелле, икенче халәттә яшәп ала. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Яңгырап өлгергән сүзләрне, кыю әйтелгән фикерләрне, мәгънәле интонацияне яңадан артист авызына кире кертеп булмый! М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ